"Mad Wave Classic 2021"йөзү буенча бөтенроссия ярышлары

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Казанның Су спорт төрләре сараенда 12-14 февральдә йөзү буенча "Mad Wave Classic 2021"Бөтенроссия ярышлары старт алды. Бу ялларда Россиянең утыздан артык төбәгеннән 780 спортчы «озын» су буенча традицион бөтенроссия ярышлары призлары өчен көч сынашты. Ярышларның беренче көнендә 56 комплект медаль уйнатылды. Я

рыш нәтиҗәләре буенча безнең йөзү буенча тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм призлы урыннар яуладылар. 2003-2004 елгы егетләр арасында:

2 урын-Шәйхетдинов Нур 50 м га баттерфляй белән йѳзүдә 27,66 һәм 100 м га баттерфляй белән йѳзүдә 1.01,94 нәтиҗәсе белән.

3 урын-Рәфыйков Әмир 50 м га брасс белән йөзүдә 32,53 нәтиҗәсе белән.

Спортчыларыбызны һәм йөзү буенча тренер Сафина Г.И. котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International