14 февраль көнне, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның истәлекле датасында, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, ВУС хезмәткәре , мәктәп укучылары Раилә апа Зиннәтуллина яши торган Чулпыч авылында булдылар. Аның улы Зиннатуллин Илфат Якуп улы Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. Раилә апа улының балачагы, мәктәп еллары турында хатирәләре белән уртаклашты, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Саубуллашканда аңа сәламәтлек теләделәр. Ул кунакларны рәхмәт сүзләре белән озатып калды. Шул ук көнне Олы Шыңар авылында яшәүче, Әфганстан сугышында катнашкан Ибраһимов Илдус Хәниф улы янына өенә бардылар. Ул батырлык өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, 1986 - 88 елларда армиядә хезмәт иткән елларын искә алып, армия альбомыннан фотоларны күрсәтте.