Zoom форматындагы киңәшмә

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

2021 елның 9 февралендә Саба муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Балкыш" үзәге белгечләре "Демография" милли проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча ТР Хезмәт , мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган zoom форматтагы киңәшмәдә катнаштылар.

Киңәшмә барышында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны чит кеше каравына мохтаҗ булган озак вакытлы карау системасының Типовой моделен тормышка ашыруның актуаль мәсьәләләре каралды. Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм медицина оешмалары арасында олы яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар мәнфәгатьләрендә озак сроклы карау кысаларында ведомствоара хезмәттәшлек турында мәсьәлә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International