8 февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицееның 5 «Г» сыйныф укучылары өчен Герой-антифашистны искә алу көненә багышланган «У войны не детское лицо» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Бөек Ватан сугышы – ул балалар сагышының, ялгызлыкның куркыныч хатирәсе, ана һәм ата назының булмавы. Белгеч балаларга бу датаның тарихы һәм тылда булышып кына калмыйча, әтиләре, өлкән абыйлары һәм сеңелләре белән беррәттән йөрәк кушуы буенча сугышка барган, фашизмга каршы көрәшкән яшь геройлар турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән үзләренең яшьтәшләре – Бөек Ватан сугышы елларында безнең илне яклаган геройлар турында тыңладылар. Шулай ук пионер-геройлар: Лена Голиков, Зина Портнова, Вала Котик, Марат Казей, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган балалар турында белделәр. Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән аерым казанышлары, батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен дистәләгән мең бала орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, күпләренә үлгәннән соң исем бирелде. Укучылар сугыш чоры балаларының язмышы турында күбрәк белергә теләп, күп сораулар бирделәр. Бу очрашу балалар күңелендә озак сакланыр, чөнки ул бик эмоциональ һәм ихлас булды. Хәтер, бурыч һәм намус безгә бу герой елларны онытырга мөмкинлек бирмәячәк. Чара ахырында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган балаларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм «Дети войны» дигән сугыш еллары хроникасын карадылар.