«Тургай» приютында "Гарденотерапия" программасы буенча дәресләр башланды

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Тәрәзә төбендә бакча үстерү -күңел ачу да, белем алу дә, файдалы эш тә.  Йөз тапкыр аңлатканчы, бер тапкыр орлык утыртырга һәм аларның үсешен үз күзләрең белән күзәтергә кирәк.

Беренче кечкенә яшел үсемлек барлыкка килүгә күпме шатлык булачак!

Бүген бездә "Гарденотерапия" программасы буенча гамәли дәресләр башланды.

Дәреснең максаты: балаларда бүлмә шартларында суган үстерүгә кызыксыну уяту, аның файдасы турында белү, тәҗрибә үткәрү этаплары белән кызыксындыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International