2 февраль конне дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе « Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында» шәфкать туташы Хасбиева Гөлназ " Коронавирус һәм ОРВИ турында без нәрсә белергә тиеш?" дигән темага лекция үткәрде.
Коронавирус һәм ОРВИдан саклануның төп кагыйдәләре:
1. Кулларны ешрак сабын белән юу. Кулларны юу- грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Кулларны сабын белән юу вирусларны утеру чарасы булып тора
2. Уз-ара дистанцияне сакларга кирэк
3. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару. Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра
4. Сулыш органнарын медицина битлеге ярдәмендә сакларга кирәк, алар ярдәмендә вирус таралу чикләнә.
5. Коронавируска каршы вакцинация профилактиканын башка чаралары арасында мохим урын алып тора
Коронавирус һәм ОРВИ турында лекция үткәргән вакытта яшәүчеләргә истәлекле буклетлар таратылды " Коронавирус-без аның турында нәрсә белергә тиеш? »