2021 елның 28 гыйнвар – 6 февраль көннәрендә Мароккода стендка ату буенча халыкара ярышлар уза. Татарстан спортчылары әлеге халыкара ярышта ике медаль яулады. Саба районы спортчысы ("Сабантуй" спорт мәктәбе) Батыршина Зилә яхшы гына квалификацияне атып, стендка ату буенча “Гран-при Марокко” ярышында көмеш медаль яулады. Спортчыбызны зур уңышы белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз!