Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
1 февраль 18 сәгатьтән 2 февраль 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән: көчле кар, юеш кар, буран, бозлавык, юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2 февральдә көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.