29 гыйнвар көнне Тимершык мәдәният йортында Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булып узды. 80 елдан артык тарихы булган легендар коллективның чыгышын тамашачылар зур соклану белән каршы алды. Биредә татар халкының милли гореф-гадәтләре, аның музыкаль, бию мәдәнияте, гамәли сәнгате иң югары дәрәҗәдә тәкъдим ителгән.