2021 елның беренче җыелышы

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 26 гыйнварында  Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль  хезмәткәрләре  белән айлык киңәшмә үткәрелде . Киңәшмәдә озак вакытлы карау системасы буенча төрле мәсьәләләр, 2020 елга эш нәтиҗәләре, 2021 елга халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеген планлаштыру буенча фикер алыштылар,  коронавирус инфекциясенә каршы профилактика һәм вакцинация үткәрү һәм бүлекнең эшләвенә кагылышлы башка мәсьәләләр каралды. Шулай ук «Тәрбия мәктәбе " укытучысы социаль хезмәткәрләр белән дәрес үткәрде, аларны яткан авыруларны карауда һәм инвалидларны реабилитацияләүдә кулланыла торган инвентарь белән таныштырды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International