Саба районының Шәмәрдән авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов аша шушы җирлектә яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрде.

Кабул итүнең максаты-кулланучылар базары һәм алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә законнар мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат бирү дәрәҗәсен арттыру, кулланучылар базарында үз-үзеңне мөстәкыйль һәм дөрес тотуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру иде.

Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шул исәптән, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International