" Сәлам студент , хәлең ничек?" күңел ачу программасы

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

23 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Россия студентлары көненә багышланган " Сәлам студент , хәлең ничек?»дигән күңел ачу программасы уздырдылар .Чара күңелле иҗади атмосфера булдыру, бәйрәм тарихы һәм аның барлыкка килүе турында белемнәрне киңәйтү максаты белән уздырылды. Алып баручылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Аннан соң студентлар үзләренең зирәклекләрен һәм логикаларын күрсәттеләр, «Зирәклеккә имтихан», «Сораулар», «Шпаргалка» бәйгеләрендә катнаштылар,шаян биремнәр үтәделәр, күңелле уеннар уйнадылар. Программа кызыклы, бай эчтәлекле булды һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International