Оет авылында гомер итүче Закиров Хәкимә апаны котлау

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 гыйнварда Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызына   104 яшь тулды. Ул Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында туа. 1937 елда Оет авылында Закиров Шәмсимөхәммәткә кияүгә чыга. 1941 елда ирен сугышка алалар. Сугыш вакытында башка тыл хезмәтчәннәре кебек үк Закирова Хәкимә дә иң авыр эшләрне башкара. 1942 елда ирен демобилизациялиләр һәм алар ире белән бергә колхозда эшлиләр. Закирова Хәкимә барлыгы 10 бала тапкан, хәзерге вакытта алтысы исән-сау. Хәкимә апа бүгенге көндә кызы Зөлхәбирә белән Оет авылында сугыш ветеранының тол хатыны буларак  хөкүмәт салып биргән яңа өйдә яшиләр, ул булганына шөкер итеп барысына да рәхмәт белдерә, сәламәтлек, иминлек, җирдә тынычлык тели. Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов М.Р.,  Саба районы администрация җитәкчесе Каримов М.Р.,  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте директоры Мехәмәтов И.Ш.  Хәкимә апаны туган көне белән котладылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International