Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мәдәни оештыручы Мөбәрәкшина Г. Г. 19 нчы гыйнвар көнне «Кычкырып уку» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Галимнәрнең яңа тикшеренүләре шуны раслый: уку - ул мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә сәламәтлек өчен файдалы да. Димәк, өлкән яшьтә китап шулай ук коткару коралы булырга мөмкин, ул тормыш сыйфатын күтәрергә һәм хәтта аны озайтырга ярдәм итә. Бигрәк тә уку психологик халәтне яхшырта, хәтергә йогынты ясый, баш миендәге тискәре үзгәрешләрне булдырмый кала. Физкультура белән шөгыльләнү кеше тәненең «хезмәт итү " вакытын шактый озайтырга мөмкин, шулай ук ук уку да баш миен «күнектерергә» һәм шул рәвешле аның картаюына комачауларга сәләтле.