Кыш - ул искиткеч ел фасылы, бу чорда бөтен кеше могҗизага ышана башлый. Җиргә кар патшасы төшә һәм әйләнә-тирә дөнья әкиятне хәтерләтә. Бу ел фасылы вакытында барысы да искиткеч матур ! Хәтта кышның салкыннары да яхшы, чөнки нәкъ менә алар туган йортларының җылысын,рәхәтлеген яратырга һәм кадерен белергә өйрәтәләр. Ә кышкы күңел ачулар ни генә тора?! Елның бу вакытында табигатьне тасвирлау - чын ләззәт.
17 гыйнвар көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Кышкы фантазия" дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырдылар. Балалар үз эшләрендә кышкы табигатькә карата үз мәхәббәтләрен белдерә алдылар.