Яңа төзелешләр белән танышу

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2020 елда Олы Шыңар авыл җирлегендә күп үзгәрешләр булды. Авыл җирлеге администрация бинасы төзелде, Шыңар мәдәният йортында капиталь ремонт ясалды, яшь белгечләр өчен 7 аренда йорты төзелде. 13 гыйнвар көнне Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннеханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов катнашында  яңа биналарны карау үткәрелде. Шул уңайдан килгән кунаклар  мәдәният йортында үткәрелгән «Иске Яңа елны бергә каршылыйк»дип исемләнгән фольклор бәйрәмдә катнаштылар. Бәйрәмгә килүчеләрне хуҗабикә каршы алды, ул кунакларны музей бүлмәсенә алып барды, анда әлеге бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләнде. Кыш Бабай барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Кичә халкыбызның гореф-гадәтләренә багышланган чаралар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International