Игры на свежем воздухе «Зимние забавы»

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

9 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре балалар белән саф һавада «Кышкы уеннар» үткәрделәр, клуб каршындагы мәйданчык балаларның яңгыравыклы һәм күңелле тавышларына күмелде, чөнки анда аларны гадәти булмаган сюрприз көтә иде: Кыш кызы белән очрашу, уеннар һәм эстафеталар. Кыш кызы балалар белән зарядка үткәрде, балаларның кыш турында һәм кышкы спорт төрләре турында табышмакларны белүләрен тикшерергә булды. Һәм, әлбәттә, балалар белән "Чаналарда узыш", "Иң төз атучы", "Хәйләкәр төлке", "Чыршылар - төпләр", "Сак бул, туңдырам!"дигән уеннар уйнадылар. Кышкы уеннар балаларга гадәти булмаган шатлык кына китереп калмыйча, сәламәтлек өчен дә файда китерә. Балалар татлы призлар белән бүләкләнделәр . Чара бик күңелле үтте. Барлык катнашучылар да уңай энергия һәм оптимизм белән таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International