Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
9 гыйнвар 18 сәгатьтән 10 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр.
2021 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда:
- көчле кар;
- 500 метр һәм аннан да кимрәк күрүчәнлек начараю белән буран;
- аерым районнарда бозлавык;
- юлларда бозлавык; кар көртләре;
- төнлә урыны белән томан көтелә.