"Тылсымлы Яңа ел бәйрәме"

2021 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

3 гыйнвар көнне Чабья-Чурча авыл клубында "Тылсымлы Яңа Ел Бәйрәме" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Балалар иң көтеп алынган кунакларны – Кыш бабай белән Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар. Кунаклар барлыкка килү белән чын бәйрәм-Кыш бабайга җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән башланып китте. Уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Тамашадан соң барлык балалар да Кыш Бабайдан көтеп алынган бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International