30 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре "тылсымлы кичә"дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм төрле илләрдән килгән Кыш бабайлар, Ноэль бабай, Турахан, Санта Клаус, Хоттабыч һәм безнең чын Кыш Бабай катнашында әкият белән башланып китте. Чыгыш Яңа ел турында җырлар белән дәвам итте. Шулай ук "Гномиков","Снеговики ", "һинд"биюләрен башкардылар. "Кар бөртекләре", "чаңгыда кем тизрәк"дигән конкурслар, уеннар оештырылды. Сәхнәдә Олы Шыңар авыл җирлегенең төрле оешмалары коллективлары чыгыш ясады. "Бәхетле билет"уены узды. Бәйрәм барысына да ошады.