30 декабрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә коллективы белән «Яңа Ел Белән! " дип исемләнгән Яңа ел тамашасы үткәрелде.». Балалар, кунаклар Кыш бабайны, әкият геройларын каршы алуларына сөенеп, алар Күңелле сәхнә ярдәмендә кунакларга кич буе күңел ачу зарядын бирде. Бәйрәм дәвамында кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Кунаклар гаиләләре белән конкурсларда катнаштылар, моның өчен призлар алдылар. Шулай ук Яңа ел әйлән-бәйләненнән һәм күңелле дискотекадан башка да булмады. Кунакларның кәефләре кич буе китмәде. Бәйрәм чарасы кызыклы һәм бай эчтәлекле булды.