30 нчы декабрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Радуга» мәктәп яны сәламәтләндерү лагере балалары өчен мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать белгечләре тарафыннан «Заколдованная снегурочка» дип исемләнгән Яңа ел спектакле күрсәтелде. Спектакль башланып китүгә әкият геройлары балаларны тылсымлы әкият дөньясына җәлеп итте. Әкиятнең төп сюжеты Кар кызы булу өчен Никитаны алдарга теләүләре турында иде. Бәйрәм балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлау белән тәмамланды. Барысы да яхшы кәеф һәм күтәренке кәеф алдылар.