27 декабрь көнне Ике басу Арташ авыл мәдәният йортында Ике басу Арташ "Күбәләк" балалар бакчасы белән берлектә, "Чыршы янында кунакта" дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырдылар. Без, Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре, бәйрәмне музыкаль бизәлеш белән алып бардык.