Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге ИПДН һәм Саба районы ЗП белән берлектә гаиләләрне котладылар

2020 елның 25 декабре, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге ИПДН һәм Саба районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган һәм "Полиция Кыш Бабае" Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Саба районы буенча Эчке эшләр бүлегенең ПДНда профилактик учетта торучы гаиләләрне котладылар.Яшь гражданнар белән хокукый юнәлештәге дәресләр үткәрелде. Балаларга Яңа ел каникулларында җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм закон нигезләре аңлатылды, хокукка каршы гамәлләр өчен җаваплылык турында сөйләделәр, шулай ук пиротехниканы мөстәкыйль сатып алуны тыю һәм аны олылар контроленнән башка куллануны тыю турында киңәшләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International