24 нче декабрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре И.И. Ибраһимов һәм Г.М. Әхмәтшина Кыш Бабай һәм Кар кызы образында «Новогодние забавы» дип исемләнгән планнан тыш күңел ачу программасы үткәрделәр. Чара Шәмәрдән лицееның спортзалында узды, анда футбол клубына йөрүче балалар чакырылган иде. Яңа ел һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алынган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән әйлән-бәйлән башкардылар, җырлар җырладылар, биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында Кыш Бабай барлык балаларны татлы бүләкләр белән сыйлады.