Туган көннең күңел ачу программасы

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

19 декабрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында Кукмара шәһәреннән 3 сыйныф укучысы Хәйруллин Альберт туган көненә багышланган күңел ачу программасы үткәрделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, әкият персонажлары костюмнарын киеп, төрле хәрәкәтле уеннар һәм конкурслар оештырдылар:"Кар бабайны яса", «Убырлы Карчыкка әйләнү", «Кем тизрәк?" ,алар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Кыш Бабай, Кар кызы, Аю һәм Лунтик урманнан чыктылар һәм Альбертны һәм аның кунакларын котладылар. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Барлык балалар һәм аларның әти-әниләре бәйрәмнән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International