15 декабрь көнне Тенеки авыл клубы мөдире авылдашлары белән Халыкара чәй көне уңаеннан “Без чәй артында сагынмыйбыз” дип исемләнгән очрашу үткәрде
15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Мондый тәмле, файдалы һәм борынгы эчемлек – чәй, үз бәйрәменә лаек! Дөньяның күп кенә илләрендә, әйтик, Англия, Япония, Кытай, Үзбәкстанда чәй күптән инде шактый катлаулы церемониягә әверелде, ә чәй кайнату – чын сәнгать, аның серен бик азлар гына белә.
Чара барышында клуб мөдире авылдашларына чәйнең килеп чыгышы, чәй төрләре һәм файдасы турында сөйләде, соңыннан авылдашлары белән табышмаклар чиштеләр, төрле күңелле уеннар уйнадылар. Чара барысына да бик ошады, өстәл артында чәй белән һәм күңелле сөйләшүләр белән тәмамланды.