Инвалидлар декадасы

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Әгәр игелек булса, кояш балкый» - исеме астында халыкара инвалидлар көненә багышланган ял кичәсе үткәрделәр. Кичә чәй табыны белән башланып китте. Алар адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады, музыкаль номерлар башкарылды. Мимимишка белән бергә балалар кызыклы уеннар уйнадылар: ракеталар очырдылар, балыклар тоттылар, җырлы-биюле уеннарда актив катнаштылар. Очрашу ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар күңел күтәренкелеге алдылар һәм яхшы кәеф белән киттеләр. Инвалидлар декадасына багышланган чаралар игелеклелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияли, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын тагын да яктырак һәм кызыклырак итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International