2020 елның 8 нче декабрьндә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлыева Л.Х. “Теләк агачы“ дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрде
Максат: Тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, агачны бизәүдә экспериментлау күнекмәләрен үстерү, балаларда иҗат итүче позициясен, үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күрсәтү, канәгатьләнү хисе тәрбияләү.
Катнашучылар: 16 тэрбияләнүче.
Бүген тәрбияче Фазлыева Л.Х. "Теләк агачы"дигән мавыктыргыч дәрес үткәрде. Безнең интернатта тәрбияләнүчеләр Нәрсә турында хыяллана соң? Балалар кызыксынып үз хыяллары турында сөйли башладылар. Ә безнең балаларның теләкләре тормышка ашсын өчен, бүген безгә "Теләкләр агачы" ярдәм итте. Һәркем тылсымчы булды бүген, үз теләген яза яки рәсем ясап, агачка элеп куя алды.
Барлык тәрбияләнүчеләр дә үз теләкләрен белдерергә өйрәнделәр, башкарылган эшләрдән уңайлы һәм шатлыклы психоэмоциональ халәттә булдылар һәм, әлбәттә инде, могҗизага ышандылар.
Шулай ук 8 нче декабрьдә ZOOM аша балаларның әти-әниләре белән очрашу үткәрелде, анда балалар әти-әниләре, туганнары белән аралаштылар , моңа балалар да, ата-аналар да бик шат иде.