Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУнән килде:
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш саклану турында кисәтү Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3-10 декабрьләрендә урыны белән аномаль-салкын һава торышы күзәтелә, ул һава температурасы климат нормасыннан 9-17° ка түбән, минималь температура -20 ° кадәр..-25°, аерым районнарда -28°. Республикада аномаль-салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр саклана.