Салым түләүчеләргә тулырак мәгълүмат бирү максатыннан, 2020 елның 11 декабрендә 10: 00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «ЕНВД рәвешендә махсус салым режимын бетерү һәм салым салуның альтернатив режимнарын сайлау»темасына мәгълүмат вебинарына чакыра. Вебинар кысаларында Идарә вәкилләре салым түләүчеләрдә килеп чыга торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарга сылтама: https://w.sbis.ru/webinar/ufns160712
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә һәм ачылган биттә «катнашачакмын»ны сайларга кирәк.