«Снегоход-2020» профилактик операциясен үткәрү

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

    Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан, 2020 елга эш планы нигезендә, моточараларны эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген, куркынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү максатларында, 2020 елның 7 декабреннән 26 декабренә кадәрге чорда «Снегоход-2020» профилактик операциясен үткәрү планлаштырылган.

    Кар чанасы белән идарә итү өчен А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгына ия булырга кирәк. Кышкы техниканы тикшерү аварияләрне кисәтүгә дә, шулай ук гамәлдәге хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм моточараларны эксплуатацияләү техникасы турында гражданнарга хәбәр итүгә дә юнәлдерелгән. Операциянең максаты: аларны эксплуатацияләү белән бәйле кар машиналары хуҗаларының травматизмын булдырмау. «Снегоход» профилактик операциясе барышында иң беренче чиратта моточараларны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, техник караулар үткәрүгә, номер агрегатларының теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, моточаралар белән идарә итү өчен АІ категориясендәге таныклыкның булу-булмауга игътибар биреләчәк.

    Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән кар чаналары хуҗаларына, Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә мәҗбүри теркәлергә тиешле башка транспорт чараларының хуҗалары кебек үк, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22.1 «Барлык төр транспорт чараларын, механизмнарны һәм җайланмаларны теркәү кагыйдәләрен бозу» статьясы нигезендә административ штраф салыну куркынычы яный:

- гражданнарга бер мең биш йөз сумнан башлап ике мең сумга кадәр;

- вазыйфаи затларга - ике мең сумнан башлап өч мең биш йөз сумга кадәр;

- юридик затларга - биш мең сумнан башлап ике йөз мең сумга кадәр.

    Техниканы аек булмаган хәлдә йөртү фактлары ачыкланганда, аны йөртүче әлеге төрдәге барлык автотранспорт чараларын һәм үзйөрешле машиналарны йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International