Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләр “Батырларга мәңгелек хәтер” акциясендә катнаштылар

2020 елның 4 декабре, җомга

 2020нче елның 3нче декабрендә  Югары-Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр катнашында «Батырларга мәңгелек хәтер» акциясендә катнаштылар. Бөек Ватан сугышында Курсабаш авыл җирлегенең һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды, шулай ук Курсабаш коррекция мәктәбе укытучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.

Һәйкәл янында тәрбияче, бу дәһшәтле сугышта никадэр солдатлар һаләк булуы һәм күпме солдатның хәбәрсез югалуы турында сойләде. Балалар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, һаләк булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International