Дәүләт программалары гамәлдә булган вакытта Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 5 920 ташламалы ипотека һәм 881 авыл җирлеге теркәлгән.

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт программалары гамәлдә булган вакытта Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 5 920 ташламалы ипотека һәм 881 авыл җирлеге теркәлгән.
Агымдагы елның апреленнән башлап 6,5% ставкасы белән старт алган ташламалы ипотекага, Татарстан Росреестры тарафыннан октябрьдә – 1492, ноябрьдә 920 ипотека теркәлгән.
Иң күп ташламалы ипотекалар эре шәһәрләрдә теркәлә. Әйтик, Казанда программа эшли башлаганнан бирле – 4 272, Яр Чаллыда 1101 ипотека теркәлгән. Районнар арасында Әлмәт, анда 167 ипотека теркәлгән, Лаеш – 88, Яшел Үзән -127 һәм Биектау - 66.
Авыл ипотекасына килгәндә, татарстанлылар арасында сентябрь аенда ихтыяҗ аеруча зур иде: ул чакта 142 шундый ипотека теркәлгән иде. Әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча Биектау районы алда бара, анда авыл ипотекасы буенча 119 алыш – биреш теркәлгән, ә Арча районы-102 ипотека.
«Дәүләт программалары – ташламалы һәм авыл ипотекасы программалары эшли башлаганнан бирле Татарстан Росреестры тарафыннан шундый 6 800 дән артык ипотека теркәлгән. Әлеге программаларга ихтыяҗны исәпкә алып, Татарстан Росреестрында дәүләт ярдәме белән ипотека буенча документлар пакетлары аерым контрольдә тотыла һәм кыскартылган вакытта теркәлә. "Авыл ипотекасы" программасы буенча һәр ипотека килешүен теркәүнең уртача вакыты 7 урынына 5 эш көне тәшкил итә", - дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Лилия Борһанова.
Искәртү
РФ Хөкүмәте еллык 6,5% белән ташламалы ипотека программасын 2020 елның апрелендә раслады. Ул тарала кредитлар алынган торак сатып алуга беренчел базарда. Шул ук вакытта түбәнәйтелгән ставка кредитның бөтен вакытына кагыла. Кредит бирү срогы – 20 ел, беренчел взнос-торак бәясенең 15% тан да ким булмаган күләмдә. Программа 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылды.
«Авыл ипотекасы» программасы буенча рекордлы түбән ставка – еллык 0,1 дән 3 процентка кадәр, 25 елга бер тапкыр кредит бирелә. Кредитның максималь суммасы-3 млн. сум. Авыл җирлегендә йорт, фатир, җир участогы сатып алырга яки төзергә мөмкин. РФнең теләсә кайсы гражданы, 21 яшьтән алып 65 яшькә кадәр авыл җирендә эшләү яки яшәүләренә карамастан, ипотеканы рәсмиләштерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International