Билгесез солдат көне-ул һәлак булучыларга, аларның җәсәдләре әле билгесез булып кала. "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган"дигән гыйбарә истәлекле датаның шигаре булачак. Бу көн Ватаныбызны саклаганда һәлак булган барлык солдатларга багышланачак. 2 декабрь көнне Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре" Һәйкәл булып басты батырлар"дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Бу чарада Явлаштау урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашты. Алар өчен сценарий буенча, Дәүләт әти-Ринат Шамилов һәм Дәү әни-Г. Әхмәтҗанова бу истәлекле дата һәм аның әһәмияте турында сөйләделәр. Бөек Җиңү, совет солдатларының батырлыклары турында искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.