Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясендә һәм Арча территориаль органында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк:

Арча шәһәре, Банк ур. , 2а йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (84366) 3-28-79, 3-28-93;

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә::

1. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру.

2. Кулланучылар хокукларын тормышка ашыру, тәэмин итү һәм яклау буенча чараларны тормышка ашыру.

3. Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру.

4. Алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү.

5. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итүгә бәйле хисапларны, мәгълүматларны, белешмәләрне, декларацияләрне, башка документларны юридик зат төземичә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан үз вакытында һәм дөрес итеп тапшырылуын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру.

Гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча башкарыла.

Шәхси кабул итү вакытында гражданин шәхесен таныклаучы документ күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International