Әниләр көне уңаеннан котлау

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе
27 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнгән, биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан, һәм аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән әниләрне өйләренә барып котладылар. Аларга "Йөрәгең белән җырла, әни" дигән әдәби-музыкаль чыгыш тәкъдим ителде. Әниләр көнендә әниләргә рәхмәт  сүзләре әйтелде,  алар хөрмәтенә матур сүзләр һәм җырлар яңгырады, бүләкләр  тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International