Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында аерым урынны – Әниләр Көне алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый, һәр кеше өчен буыннан-буынга әни-тормышта иң төп кеше.
29 ноябрь көнне район мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм концерты булып узды.
Традиция буенча күпбалалы аналарга, тәрбиягә бала алган аналарга, шулай ук сәләтле һәм талантлы балаларның әниләренә рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Концерт залы тамашачылар белән генә түгел, сәхнәдән бу җылы очрашуга килгән һәркем бүләк иткән эчкерсез хисләр белән дә шыгрым тулы иде.