24 ноябрь көнне “Саба дулкыннары” теле-радио компаниясенең “Авыл уңганнары – хезмәт батырлары” тапшыруында Шыңарлылар чыгыш ясады. “Туган як” җәмгыяте алдынгылары үз эшләренең осталары һәм шәп артистлар. Әйе, алар авылда торып, терлекчелектә, игенчелектә хезмәт куючылар, кайда эшләгәнлекләрен ишетми калсаң, чын-чынлап мәдәният өлкәсендәгеләр дип тыңлап утырыр идең. Иң беренче булып “Туган як” җәмгыяте җитәкчесе Илфат Мөхәммәтовның чыгышын тыңладык, ул үзе җитәкләгән оешманың эш күрсәткечләре белән, агроном Рөстәм Ганиев игенчелектәге уңышлары белән, инженер Рифкать Гарипов техникалар торышы, механизаторларның эшләре белән таныштырып китте. Музыкаль өлеш “Шыңарым” ( Ә.Касыймова сүз. Ф.Галимов көе)җыры белән башланып китте. Бер – бер артлы алдынгы сыер савучылар Гүзәл Даутова, Кадрия Ибраһимова, Гөлзилә Тимербаеваның, бригадир Рәлиф Шәрифуллин, комбайнчы Азат Гыйлметдиновның искиткеч җырлары, бозау караучы Айнур Шиһапов, сөт саудыру операторы Илһам Билалов, КамАЗ шоферы Фәнәвил Садыйковның гармунда уйнап җырлавы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Чын мәгънәсендә тырыш, талантлы безнең Шыңарлылар. Айдар абый Гарипов шигырендәгечә:
Шат күңелле җир кешесе яши монда:
Эшкә уңган, бай шулай ук җырга, моңга!