Хәзер Россиядә "Могҗизалар кыры", " Көйне тап!"башка шундый уеннар да бик танылган санала. Ә менә 20 ноябрь көнне Мичәнбаш авыл китапханәсе Мичәнбаш һәм Кырбаш авыл клублары белән берлектә Кырбаш авылы халкы өчен «күңелле сораулар сәгате» дип исемләнгән интеллектуаль сәгать үткәрде. Чара барышында иң гадәти булмаган, иң буталчык, иң күңелле сораулар яңгырады. Кичә дәвамында зирәклек, үткен акыл һәм юмор хөкем сөрде. Безнең хөрмәтле кунаклар өй мәшәкатьләреннән ял итеп кенә калмадылар, бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.