Бүген күп кенә клубларда авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды. Арташ авыл мәдәният йортының ике кырында, Чабья-Чурча, Урта Нырты авыл клублары белән берлектә алдынгылар хөрмәтенә концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Тат.Икшермә авыл клубында "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгының авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү тантанасы булып узды, Түбән Шытсу авылында "Шытсу "АХП"ҖЧҖнең Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котладылар. Чара кунаклары өчен Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йорты, Елыш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "хезмәт барның хөрмәте бар"дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар. Ретро һәм заманча җырлар башкардылар, халык музыка уен коралларында уйнадылар, Туган як турында шигырьләр бүләк иттеләр. Катнашучылар һәр музыкаль номерны җылы һәм шатлыклы каршы алдылар, бәйрәм кәефе алдылар.