14 ноябрь көнне Олы Шыңар авылыннан Усмановлар гаиләсендә иртәдән үк зур эшкә - каз өмәсенә әзерләнделәр. Казларны йолкырга хуҗалар күрше-тирәләрен, туганнарын, дусларын да чакырганнар. Усмановлар гаиләсе быел 50 каз үстергән.
“Каз өмәсе” элек-электән татар авылларының милли бизәге булып саналган. Каз йолку - ул эш кенә түгел, ә якыннарың белән аралашу өчен дә бер сәбәп булып тора. Без бүген шул йоланы тагын бер кат яңартырга уйладык", - диде йорт хуҗасы.
"Мирас" фольклор коллективына һәм "Ак калфак" хатын кызлар клубына йөрүчеләр белән бөтен йоласына туры китереп үткәрелгән бәйрәм авылдашларның күңеленә хуш килде: казларны эшкәрткәннән соң җырлый-җырлый чишмә буена төшеп казлар юдык, каз канатлары сиптек, биедек, уйнадык, табышмаклар әйтештек.
Өмә күңелле уеннар белән үрелеп барды, эш тә, арыганлык та сизелмәде.