17 ноябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре, бистә фельдшеры белән берлектә, өлкәннәр белән "Яшь калу серләре" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.Әңгәмәдә катнашучылар безнең организм өчен зарарлы һәм файдалы продуктлар, яшь калу серләре, кеше тарафыннан тәүлегенә су куллану нормасы турында белделәр.Аннары озак яшәү серләре ачыкланды.Әңгәмәдә катнашучылар кызыксынып тыңладылар һәм күп сораулар бирделәр.Аннан фельдшер грипп турында сөйләде һәм «ОРВИ һәм грипп “ дип аталган видеоролик күрсәтелде.Барысы да үткәрелгән чарадан бик канәгать калдылар һәм яңадан очрашуга өмет белән таралыштылар.