Аңлату эшләре дәвам итә…

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм минимальләштерү максатыннан чыгып, иң беренче чиратта, сатып алучыларның (кулланучыларның) аеруча йомшак категориясе буларак, өлкән яшьтәге кешеләрне алдау практикасының алга таба таралуын булдырмауга юнәлдерелгән аңлату эшләрен дәвам итүне актуаль дип саный.

2020 елның 12 ноябрендә, «Сыйфат атнасы» кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Азат Хәлилов Саба муниципаль районында "Балкыш "реабилитация үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешмасында Өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде. Чара кысаларында товарлар сатып алганда, эш өчен килешүләр төзегәндә, кулланучы хокукларын бозган өчен җаваплылык турында, сыйфатсыз товарны ничек итеп дөрес итеп алыштыру һәм башка еш очрый торган проблемалар тикшерелде.

Чара барышында «кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы өләшенде.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International