Һәр елны ноябрь аенда игелеклелек һәм толерантлык көне билгеләп үтелә. 14 ноябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Яхшылык таблицасы"дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Башта әңгәмә үткәрделәр, аның ярдәмендә балалар игелек һәм толерантлык бәйрәмнәре белән танышмы, аларның аңында нәрсә ул «игелек», «толерантлык»дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Фикер алышулар тәмамланганнан соң, катнашучылар өчен «Игелек һәм кешелеклелек» дигән презентация күрсәтелде, аның ярдәмендә балалар танылган кешеләрнең яхшылык турындагы сүзләре һәм шигырьләре белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан балалар соңгы айда башкарган игелекле эшләр турында сөйләделәр, «игелек таблицасы» н тутырдылар, анда игелек белән бәйле ассоциацияләр яздылар. Чара ахырында балалар Гөсләдә уен буенча дәрес алдылар.