Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең киңәшмәсе

2020 елның 14 ноябре, шимбә

Район мәдәният йортында Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып узды. Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф. Заһидуллин алда торган бурычларны яктыртты, мәдәният учреждениеләре эшенә анализ ясады. Шулай ук Саба балалар сәнгать мәктәбенең 1 нче чиреге, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасының алдагы айлардагы эш-хисаплары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International