Көмеш чүлмәк

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Яңа иҗади сезонны ачу кысаларында, 10 ноябрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында татар драматургы Аманулла әсәре буенча "Көмеш чүлмәк" музыкаль театральләштерелгән, комедияле тамаша булып узды, аны Мишәбаш, Сәрдә, Иләбәр, Эзмә, Өтернәс, Көек, Кызыл Мишә, Иске Мичән, Югары Симет, Мингәр мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте. Тамашачылар әлеге музыкаль спектакльне бер сулышта карадылар. Актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар. Декорацияләр, музыка, бик дөрес сайланган җырлар һәм биюләр, актерлар уены, барысы да югары дәрәҗәдә иде. Тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International