Бәйрәм белән! Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән!

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, кадерле эчке эшләр органнары ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

    Сез үз тормышыгызны мөһим һәм җаваплы эшкә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен саклауга, куркынычсызлыкка һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Полициядә хезмәт итү авыр, куркыныч, әмма игелекле эш, һәм сез һәрвакыт дәүләт һәм гражданнар алдында үз бурычыгызны намус белән башкарасыз. Кеше тормышы һәм язмышлары сезнең оперативлыгыгыз һәм профессионализмыгызга бәйле.

    Намуслы хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм хезмәт вазыйфаларын югары җаваплылык белән башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

    Сезгә авыр хезмәтегездә уңышлар, йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл итү, даими камилләшү, эшегездә югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International