Күңелле каникуллар

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Балачак - кеше тормышында уникаль чор, бу вакытта сәламәтлек формалаша һәм шәхес үсеше гамәлгә ашырыла. Укучыларның көзге каникуллары вакытында, «Күңелле каникуллар» проекты кысаларында, Эзмә авыл җирлегенең Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Дуслык» мәктәп яны лагере балалары белән «Эш беткәч уйнарга ярый» дип исемләнгән музыкаль - күңел ачу чарасы үткәрделәр. Балалар бик актив, кызыксынучан, инициативалы. Алар дуслык турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Барысына да күңелле һәм кызык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International