Татарстан тарихына сәяхәт

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

9 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.М. Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицееның 3 «А» сыйныф укучылары өчен (кл. җит. Л.м. Сәләхиева) Татарстан Республикасы Конституциясе көненә һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстан тарихына сәяхәт» мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты-балаларның истәлекле урыннар һәм гореф-гадәтләр турында күзаллауларын киңәйтү һәм тирәнәйтү, ТАССР тарихына карата танып-белү кызыксынуын формалаштыру.. Чара барышында балалар белән Конституция һәм ТР Дәүләт символларын кабул итү тарихы турында сөйләштеләр. Шулай ук балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы, республиканың составы, халыклар һәм аларның гореф-гадәтләре белән таныштылар. Балалар викторина сорауларына энтузиазм белән җавап бирделәр, актив рәвештә үз мисалларын китерделәр, шул рәвешле үз белемнәрен күрсәттеләр. Чара ахырында Татарстан Республикасы мәгариф тарихы турында кечкенә генә танып-белү видеоролигын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International